Бүген Ленар Сафин Әгерҗе районында булды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бүген Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды.

Сәфәр барышында министр Әгерҗе шәһәрендә транспорт-логистика үзәген булдыру буенча киңәшмә үткәрде, тимер юл предприятиеләре коллективлары һәм «Брус» ҖЧҖ юл оешмасы хезмәткәрләре белән очрашты.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, республикада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, юл инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Шулай итеп, 10 ел эчендә Татарстанда 449 торак пунктка 1144 км озынлыкта юллар төзелде, анда 64 138 кеше яши. Бакчачылык ширкәтләренә гомуми озынлыгы 91,7 км булган 74 керү юлы ремонтланды һәм фермер хуҗалыкларына гомуми озынлыгы 319 км булган 587 керү юлы төзекләндерелде. Торак пунктларда гомуми озынлыгы 1281 км булган 2445 урамның асфальт-бетон катламы ремонтланды. Муниципаль юл фонды акчасына 808 км озынлыкта 2099 урам норматив хәлгә китерелде.

Әгерҗе муниципаль районында 10 ел эчендә 118 км дан артык юл төзекләндерелде, 48 торак пунктка каты өслекле юллар салынды.

Агымдагы елга ремонт планына «Әгерҗе – Красный Бор» – Исәнбай – Иске Эсләк – Черново, «Әгерҗе – Красный Бор» - Салауш (2 этап) автомобиль юллары участоклары, керү юллары, чистарту корылмалары һәм канализация насос станцияләре территорияләре кертелгән. Ленар Сафин шулай ук Татарстанда 2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Безнең ишегалды» программасы формалаштырылуын ассызыклады. Әлеге программа буенча республиканың торак пунктлары ишегалларында юл өслеген һәм тротуарларны яңарту, тышкы яктырту урнаштыру планлаштырыла. Әгерҗе районында быел 10 ишегалды ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International