Бүген Түбән Камада «Южная» автоюлында тимер юл аша ике яңа юл үткәргече рәсми рәвештә ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, Түбән Кама мэры, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин, заказ бирүченең вәкилләре, подрядчы оешмаларның җитәкчеләре һәм төзүчеләре катнашты.
Ачылыш тантанасында Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, Түбән Кама өчен стратегик мөһим юл үткәргечләрне төзү федераль үзәк, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән мөмкин булды. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелде. Хәзер автомобиль транспорты тоткарлыксыз һәм авариясез йөрү мөмкинлегенә ия. Еш кына бөкеләр хасил булган тимер юл кичүләре бетерелде.
1 нче номерлы юл үткәргечнең озынлыгы 108,5 м тәшкил итә, машиналар йөрү өлешенең киңлеге -10,2 м. һәр яктан 0,75 м киңлектә эш юлы төзелде.
2 нче номерлы юл үткәргеч беренчесеннән бер километр ераклыкта урнашкан. Аның озынлыгы шулай ук 108,5 м тәшкил итә, машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 9,5 м, һәр яктан 0,75 м киңлектәге тротуарлар җиһазландырылган.
Юл үткәргечләрдә эшләргә заказ бирүче - «Главтатдортранс» ДКУ, проектлаучы - «Транспроект» АҖ. Подрядчы оешмалар - «ТР күперләре» ҖЧҖ һәм «Мостовик» ҖЧҖ.
Юл үткәргечләрдә төзү-монтаж эшләре бер үк вакытта - узган елның декабрендә башланды. Биредә завод җитештергән 33 метрлы киеренке тимер-бетон балкалар кулланылган. Алар Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә эшләнгән, тимер юл транспорты белән китерелгән һәм зур йөк күтәрүчәнлегенә ия булган автокраннар ярдәмендә монтажланган. Юлның түбән катламы коеп ясалган асфальт-бетоннан башкарылган. Бу аралык корылмаларын өстәмә гидроизоляцияләүне һәм катламның югары эксплуатация характеристикаларын тәэмин итә.
Юл үткәргечләрдә тимер юлларын кичү урыннарында куркынычсызлык буенча барлык таләпләр дә үтәлгән. Аерым алганда, цинк белән капланган барьерлы һәм рәшәткәле коймалар урнаштырылган, цинк белән капланган металл терәкләрдә тышкы ясалма электр уты урнаштырылган. Шулай ук тимер юл норматив документлары таләп иткән төзелмәләрне якынайту габариты үтәлгән, ә юл үткәргечнең өч аралыктан торган схемасы поезд машинистлары өчен яхшы күрү мөмкинлеген тәэмин итә.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен юл үткәргечләрдә һәм аларга якын килү урыннарында чистарту корылмалары аша су җыю оештырылган. Даими һәм вакытлы нигездә биләп торган барлык җир кишәрлекләре планлаштырылган һәм уңдырышлы грунт һәм чәчү эшләре белән рекультивация узган.
Эшләрне төгәл һәм җайга салып оештыру нәтиҗәсендә дәүләт контракты билгеләгән 10 ай урынына төзелеш срокларын киметергә һәм объектларны 8 ай эчендә тәмамларга мөмкин булды.
Ике юл үткәргечкә дә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән капиталь төзелеш объектларының техник регламентларының һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр алынды.
Элегрәк Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, төбәк юлларында юл эшләре программасы кысаларында 3 юл үткәргеч һәм 7 күпер төзү, шулай ук 4 күпер ремонтлау планлаштырыла.