Аз хәрәкәтләнүче пассажирлар поездларга билетларны онлайн сатып алу мөмкинлеге алачак

2020 елның 4 сентябре, җомга

РФ Хөкүмәте «Россия тимер юллары» һәм РФ Транспорт министрлыгының «РТЮ» ААҖнең  мәгълүмат системаларын «Инвалидларның федераль реестры» дәүләт мәгълүмат системасы һәм шәһәр яны элемтәсендәге льготниклар турында белешмәләр булган мәгълүмат системаларын интеграцияләү инициативасын хуплады.

РФ Хөкүмәте карары белән (2020 елның 27 августындагы 1294 номеры) «Тимер юл транспортында пассажирлар йөртү буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре»нә мондый тоташтыру өчен хокукый нигезләр тудыра торган үзгәрешләр кертелде.

Мәгълүмат системаларын интеграцияләүне 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Барлык инвалидлык категориясендәге аз хәрәкәтләнүче пассажирлар «РТЮ» ААҖ сайтында һәм «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасында махсус урыннарга кассага бармыйча һәм «РТЮ» ААҖнең мобильлеккә ярдәм итү үзәгендә теркәлмичә онлайн рәвештә билетлар сатып ала алачак. Билет сатып алу өчен хокукый нигезләрне тикшерү автомат рәвештә башкарылачак: юл йөрү документларын рәсмиләштерү өчен паспорт номерын һәм СНИЛС номерын кертергә кирәк булачак.

Шулай ук шәһәр яны ташучыларының мәгълүмати системаларын шәһәр яны элемтәсендә түләүсез йөрү хокукы бирелә торган гражданнар турында белешмәләр булган мәгълүмат системалары белән интеграцияләү мөмкин булачак. Ташучылар автомат рәвештә ташламалар турындагы барлык мәгълүматларны электрон рәвештә алачак, ә пассажирлар кәгазь белешмәләр бирмичә генә билетлар сатып алачак.

Фото: sg79.livejournal.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International