Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында министр төбәк әһәмиятендәге Кузайкино – Нурлат автомобиль юлын, Әлмәттәге Изаил Зарипов проспектының юл өслеген ремонтлау барышы белән танышты.
Аннары Ленар Сафин «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Ленин урамындагы 86, 88, 90 һәм 92 йортларның ишегалды территориясен карап чыкты, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Министр билгеләп үткәнчә, әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды һәм илдә аналоглары юк. Аны тормышка ашыру тормыш сыйфатын яхшыртачак, шәһәр тирәлеген яңартуда катнашуда халыкның үзен активлаштырачак. Агымдагы елда Әлмәт районында 52 ишегалды ремонтланачак.
Шулай ук «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУПның юл оешмасы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү буенча шактый эш башкарылган. Аерым алганда, 10 ел эчендә республикада ике мең ярымнан артык яңа юл төзелгән, 3 мең км дан артык юл һәм 94 күпер ремонтланган. 449 торак пунктка 1144 км озынлыкта юллар төзелгән, бакчачылык ширкәтләренә 74 керү юлы ремонтланган һәм фермер хуҗалыкларына 587 керү юлы төзекләндерелгән.
Әлмәт муниципаль районында 10 ел эчендә 202 км дан артык юл төзекләндерелгән, 90 торак пунктка юллар төзелгән. Агымдагы елда ремонт планына Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт, «Рус Акташы - Азнакай» - Сөләй, «Рус Акташы - Кузайкино» - Дербеден, Әлмәт - Лениногорск, Кузайкино - Нурлат, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт, Түбән Мактама - Иске Суркино, Иске Суркино - Яңа Суркино автомобиль юллары участоклары кертелгән. «Казан - Оренбург» - Бота - Аппак автоюлын капиталь төзекләндерәчәкләр. Сосновка бистәсендә шәхси эшмәкәр Заикинның сарык фермасына, «Новосел», «Инеш» һәм «Каенкай» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә юллар төзеләчәк.