Татарстанның Спас муниципаль районында Ким – Кузнечиха – Лесная Хмелевка төбәк автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 24,5 км дан 26,5 км га кадәр участокта башкарылды.
Ремонт барышында гомуми озынлыгы 2 км булган участокта тигезләү катламы урнаштырылды, вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасы җәелде, һәр яктан 1 м киңлектә юл кырыйлары вак таш белән ныгытылды. Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды.
Әлеге юл буйлап автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. Шулай ук юл Спас районының Ким, Кузнечиха, Иске Рәҗәп торак пунктларын тоташтыра һәм Ульяновск өлкәсенә чыгу юлы булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты федераль үзәк һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км булган 61 юл участогы ремонтланачак. Шул исәптән гомуми озынлыгы 65,7 км булган 31 юл объекты - республика бюджеты хисабына. Бу төбәк юлларының норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил итәчәк. Финанслау республика бюджетыннан 715,4 млн. сум тәшкил итә.