Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында юл төзелешендә яңа технологияләр кертү һәм куллану мәсьәләләре буенча өч яклы килешү имзаланды. Аерым алганда, муниципаль һәм төбәк юлларында кече күперләр төзегәндә композит материаллардан файдалану буенча.
Аны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Рәшит Низамов һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов имзаладылар.
Әлеге килешү кысаларында композит материалларны куллану мәсьәләләрен карау, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен оештыру һәм үткәрү, тармак норматив базасын өйрәнү һәм алмашу буенча техник консультация бирү каралган. Шулай ук яклар юл хуҗалыгы өлкәсендә тармак һәм уртак киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар уздыру, инновацион материаллар һәм технологияләр кертү буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу турында килештеләр.
Килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2 сентябрьдә Татарстан нефть, газ, химия форумы күргәзмәсен ачу барышында имзаланды.
Фото: Иван Ткаченко