2 сентябрьдә «Татарстан нефть, газ, химия форумы» кысаларында юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган Түгәрәк өстәл булачак. Чараны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Гадәттәгечә Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Чарага югары уку йортлары, юл һәм проект оешмалары вәкилләре, юл хуҗалыгы өчен төрле материаллар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр аккредитацияләнде.
Быел Түгәрәк өстәлдә 70 кеше катнашачак.