Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Теләче муниципаль районында капиталь ремонттан соң ике балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Олы Нырсы авылында «Кояшкай» балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән. Биредә музыка һәм физкультура заллары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белеменә өйрәтү кабинеты җиһазландырылган. 2 йокы бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Балалар бакчасы тирәсендә уен мәйданчыгы, беседка, йөрү урыннары булдырылган.
Олы Кибәхуҗа авылында төзүчеләр 20 урынга исәпләнгән «Шатлык» балалар бакчасы һәм 20 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп урнашкан бинага капиталь ремонт ясаганнар. Биредә шулай ук балалар уңайлыгы өчен уен һәм музыка заллары, заманча азык-төлек блогы, медицина кабинеты белән барлык шартлар да тудырылган.
Әлеге объектлар республиканың капиталь ремонт программасы буенча ремонтланды. Төзүчеләр агымдагы елның мартында эшкә кереште. Бу вакыт эчендә түбәләр, фасадлар яңартылды, электр челтәрләре, коммуникацияләр, җылылык, тәрәзә блоклары алыштырылды. Бинаның эчке отделка эшләре үткәрелде.
Ленар Сафин төзүчеләрнең хезмәтен югары бәяләде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын актив хәл итәләр. Әйтик, 2010 елдан 2019 елга кадәр президент программалары буенча республикада 38 меңгә якын урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.
Теләче районына сәфәр барышында Ленар Сафин Теләче урта мәктәбенең 83 беренче сыйныф укучысы өчен оештырылган линейкада катнашты. Беренче кыңгырауга балалар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика программасы кысаларында министр бүләк иткән портфельләр белән килделәр. Ленар Сафин укучыларга уңышлы уку елы, нык сәламәтлек теләде. Ә мәктәпнең барлык педагогик коллективына – сабырлык, чөнки укытучылар хәзер аерым шартларда эшлиләр.