Татарстанда Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы узачак.
2020 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумын үткәрә.
Форумның төп идеясе - ерак форматта белгечләр аралашуының максималь фәнни һәм икътисадый эффектына ирешү. Форум программасында - панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, автоном транспорт чараларының гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе, җитештерү һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча экскурсия турлары, Digital Superhero җәйге хакатоннары сериясенең финалы.
Форум берничә тематик юнәлеш буенча узачак:
ИТС һәм ситуацион үзәкләр – икътисадның һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча интеллектуаль транспорт системаларының һәм ситуацион үзәкләрнең заманча юнәлешләре белән таныштыру, фикер алышу һәм анализлау («Милли телематик системалар» концерны һәм ЭРТИКО - ИТС Европа ассоциациясе ярдәме белән);
Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы – бу өлкәдә дөнья һәм Россия трендларын җентекләп тикшерү: мәгълүмат саклауның техник чаралары, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүнең тармак аспектлары, мәгълүматны яклау өлкәсендә законнарны җайга салучы киберкуркынычсызлык сервисларын куллану тәҗрибәләре (InnoSTage компанияләр төркеме ярдәмендә);
Финтех экосистемасы - банк сегменты өчен финанс технологияләре юнәлешләре, финтех проектларын законнар тарафыннан җайга салу, банк тармагында ясалма интеллект һәм роботлаштыру технологияләрен куллану («АК БАРС» БАНК ГАҖ ярдәме белән);
Бизнеска кергән яңалыклар - корпоратив бурычлар һәм стартаплар чигендә, венчур инвестицияләүнең дөнья һәм Россия тенденцияләрендә, гамәлдәге бизнес-процессларны үзгәртүгә юнәлтелгән яшь компанияләрнең инновацион идеяләре арасында булган яңа идеяләрне күзәтү (Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән).
Чараның генераль партнеры - Huawei компаниясе.
Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа, Азия төбәкләрендә, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларның барысын да чакыра.
Вакыйга, теркәлү, катнашу һәм материалларны бастырып чыгару шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио-видеоконтентның һәркем өчен мөмкин булган модельләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтларында урнаштырылган.
Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумы ИТС буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессны әзерләү өчен оештырылган оештыру комитеты тарафыннан уздырыла. COVID-19 пандемиясе шартларында конгрессны 2022 елга күчерү турында карар кабул ителде.
2010 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тормыш эшчәнлеге иминлеге проблемалары һәм интеллектуаль транспорт системалары буенча биш халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференцияне оештыручы булып, автономияле юл инфраструктурасы компонентларын һәм пилотсыз транспортны эшләүчеләрне, җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларын берләштерүче ЭРТИКО - ИТС Европа ассоциациясе тора.