Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында гражданнар авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов булып китте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Йосыповны ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә дәрәҗәле кунак буларак чакырды. Легендар пилот вертолет һәм авиация заводларында булды.
Министрлыкта Дамир Йосыповка республиканың транспорт комплексы эше турында сөйләделәр. Очрашу истәлеккә гомуми фотога төшү белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, бер ел элек, 2019 елның 15 августында, экипаж командиры Дамир Йосыпов җитәкчелегендә «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Airbus A321 самолеты Жуковский астында авария хәлендә уңышлы утырган иде. Авиалайнер Мәскәү - Симферополь маршруты буенча планлы U6 178 рейсын башкарган. Аның бортында булган барлык 233 кеше (226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы) исән калдылар.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 16 августындагы указы белән экстремаль шартларда хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Йосыпов Дамир Касыйм улына Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.