Тимер юл аша чыгу урынында автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакатләре тимерюлчыларның күптәнге проблемалары булып тора. 2012 ел нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлының Казан регионында 12 ЮТҺ теркәлгән.
Тимер юл аркылы чыгу урынында ЮТҺ сәбәбе булып, автотранспортның тавыш һәм яктылык сигнализациясенә карамыйча, якынлашып килгән состав алдыннан тимер юлга чыгуы тора. Кызганыч, бу хәлләрнең статистикасы бик аянычлы, корбаннарсыз гына булмый.
“РТЮ” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы җитәкчеләрен бу хәл бик борчый һәм алар автотранспорт йөртүчеләрне сак булырга һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә өндиләр. Исегездә тотыгыз, поездны туктатырга вакыт кирәк. Гомерне туктатырга – бер мизгел.