Түбән Кама муниципаль районында 29 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Чистай – Түбән Кама» – Каенлы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда автомобиль юлының 4,1 чакрымында урнашкан суүткәргеч торбаны ремонтлау планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Чистай – Түбән Кама, «Чистай – Түбән Кама» - Кызыл Кадка - Югары Чаллы, Зәй - Сухарево автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.