2 сентябрьдән Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Стамбулга һава юллары яңартылачак.
Беренче этапта сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә рейслар планлаштырылган. Очыш Казаннан 01:55 сәгатьтә, Стамбулга 05:50 сәгатьтә килә. Стамбулдан 21:25 сәгатьтә очып китә, Казанга икенче көнне 01:00 сәгатьтә килә.
Исегезгә төшерәбез, СОVID19 таралуны булдырмас өчен Россия Федерациясенә чит илләрдән килгән пассажирлар карантин чараларны үтәү буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә тиеш.