Татарстанда милли проект буенча Түбән Мактама - Иске Суркино автомобиль юлы участогы ремонтланды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстанның Әлмәт муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Түбән Мактама - Иске Суркино төбәк автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре 6,2 км дан 7,5 км га кадәр участокта алып барылды.

Гомуми озынлыгы 1,3 км булган участокта тигезләү катламы, асфальт-бетон катнашмасыннан югары катлам җәелде. Ремонт барышында һәр яктан 2әр метр юл кырыйлары ныгытылды.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 6 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. 60 км/сәг. тизлек билгеләнде.

Ремонтланган участок мәктәп һәм пассажир автотранспортының имин йөрүен тәэмин итә. Әлеге юл Әлмәт муниципаль районының Туктар, Улаклы Чишмә, Васильевка кебек торак пунктлар өчен бердәнбер автотранспорт элемтәсе чыганагы булып тора. Моннан тыш, аның буенча «Татнефть» ГАҖ нефть чыгару ятмаларына зур йөк транспорты йөри.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган 61 юл участогы ремонтланачак. Бу төбәк юлларының норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International