Күп балалы гаиләләр «РЖД Бонус» лояльлек программасына актив кушылалар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

«Зур гаилә белән сәяхәт итү «РЖД Бонус» белән отышлы» акциясе башланганнан бирле лояльлек программасында 24 меңгә якын күп балалы гаилә әгъзасы катнашты. Җәй ахырына кадәр махсус тәкъдим аларга отышлы бәядән купе вагоннарында бару мөмкинлеге бирә.

Акция 19 июньдә башланып китте. Аны үткәрү кысаларында 31 августка кадәр күп балалы гаиләләр Федераль пассажир компаниясенең (ФПК АҖ) ерак араларга йөрүче поездларының купе вагоннарына 20% ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алалар. Тәкъдим күп балалы гаиләләрнең һәр әгъзасының шәхси сәфәрләре өчен дә гамәлдә.

Сәфәрләргә ташламалар алу өчен күп балалы гаилә әгъзаларының берсенә ФПК АҖнең теләсә кайсы кассасына мөрәҗәгать итәргә һәм «РЖД Бонус» лояльлек программасында «Зур гаилә» статусын алырга кирәк. Моның өчен кассирга барлык гаилә әгъзаларының шәхесен таныклаучы документлар, бала туу турында таныклык яки аларны уллыкка алу турында документлар, шулай ук өйләнешү турында таныклык тапшырырга кирәк. Кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны «РЖД Бонус» сайтында карагыз (rzd-bonus.ru).

Махсус тариф буенча билетларны тимер юл кассасында, рәсми сайтта https://pass.rzd.ru, шулай ук «РЖД Бонус» лояльлек программасында катнашучының номерын күрсәтеп «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 5 яшьтән кечерәк балалар бушлай сәяхәт итә (әгәр бала аерым урын алмаса), ә 5тән 10 яшькә кадәрге балалар – балалар тарифы буенча, ул өлкәннәр бәясеннән 35% тәшкил итә.

 

Фото: twitter.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International