Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылды. Шушы көннәрдә Алексеевск бистәсенең 3 нче урта мәктәбенең 23 булачак беренче сыйныф укучысы барлык кирәк-яраклар тутырылган портфельләр алды. Республиканың әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләре хәйриячеләр булдылар.