Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен «Содружество» шәһәр яны компаниясе Казан-1 станциясендә шәһәрара автобусларга билетлар һәм авиабилетлар сатуны ачты.
Хезмәт көн саен шәһәр яны вокзалының 3 нче номерлы кассасында күрсәтелә. Эш режимын компаниянең мәгълүмат хезмәте телефоны 88005505393 буенча белергә була.
Исегезгә төшерәбез, авиабилетларны һәм автобусларга билетларны шулай ук Восстание станциясендә (Казан-2), Әмәт һәм Компрессор метро станцияләре кассаларында сатып алырга мөмкин.