23 августтан 6362 нче номерлы Албаба – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрде.
Поезд Албаба станциясеннән 06:40 сәгатьтә кузгалачак. Алга таба хәрәкәт барышында үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Поезд Казан станциясенә 08:33 килә.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.