Бүген «Казан» аэропортыннан Антальяга рейс башкарылды – ул халыкара пассажир авиаэлемтәсе яңартылган шәһәрләр исемлеген киңәйткәннән соң беренче булды. AZUR air авиакомпаниясе борты Антальяга 04:10 сәгатьтә очты.
Аэропорт инфраструктурасы һәм персоналы пассажирлар ташу күләмен арттыруга тулысынча әзер. Хәзерге вакытта «Казан» аэропорты авиаташучылар белән берлектә халыкара рейсларда һава судноларының хәрәкәт графигын килештерү мәсьәләләрен карый.
Исегезгә төшерәбез, 20 августта «Казан» аэропорты РФ Хөкүмәте карары нигезендә халыкара авиаэлемтә яңартылган һава гаваньнары исемлегенә кертелде.
СОVID19 таралуны булдырмас өчен Россия Федерациясенә чит илләрдән килгән барлык гражданнарга да карантин чараларны үтәү буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.