Мамадыш муниципаль районында 24 августтан 5 сентябрьгә кадәр 18,5 км дан 19,2 км га кадәр участокта Мамадыш - Кукмара автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш, «Мамадыш – Кукмара» - Ямаш, «Мамадыш – Кукмара» - Келәүш - Шәдче автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.