2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында җәмәгать транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасы кертелде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров агымдагы елның 1 яртыеллыгында республиканың транспорт тармагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә багышланган чираттагы коллегиядә хәбәр итте. Моңа кадәр система Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә генә эшләде.
Беренче яртыеллыкта барлыгы 441 меңнән артык ташламалы транспорт картасы гамәлдә булган, аларның 5790ы яңа гына системага тоташтырылган муниципаль районнарда чыгарылган. Хисап чорында ташламалы транспорт карталары буенча 42,6 млн тапкыр транспортта барылган, шул исәптән 568 мең – яңа районнарда.