Чикләүләр гамәлдә булган чорда җиңел таксига рөхсәт алу өчен гаризалар саны артты

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеге гамәлдәге 8230 рөхсәт буенча башкарыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров агымдагы елның 1 яртыеллыгында республиканың транспорт тармагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте. 6 ай эчендә 2825 рөхсәт язуы бирелгән.

Гаризалар бирү вакыты чикләүләр гамәлдә булган чорга - апрель-май айларына туры килгән.

А. Егоров сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә, предприятие һәм оешмалар эшчәнлеген вакытлыча туктатуга бәйле рәвештә, бу чорда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт алу өчен бирелгән гаризалар саны кискен арткан. Шулай итеп, 1 апрельдән 24 апрельгә кадәр 1917 автомобильгә 694 гариза бирелгән. Узган елның шул ук чорында 353 автомобильгә барлыгы 186 гариза бирелгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International