Татарстанда автомобиль транспортының йөк әйләнеше беренче яртыеллыкта 2,1% ка артты

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Якынча мәгълүматларга караганда, автомобиль транспортының йөк әйләнеше 2020 елның I яртыеллыгында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка арткан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров агымдагы елның 1 яртыеллыгында республиканың транспорт тармагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә багышланган коллегия барышында хәбәр итте. Санитар-эпидемиологик шартларга карамастан, ташу күләмнәренең артуы гражданнарның сатып алу активлыгы югары һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга ихтыяҗ зур булуга, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында интернет-кибетләрнең популярлыгы артуга бәйле.

Пассажирлар йөртүгә килгәндә, вакытлыча чикләүләр кертү шартларында, хисап чорында республиканың автотранспорт предприятиеләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 32% ка кимрәк пассажирлар ташыган. Муниципалитетлар арасындагы маршрутларга хезмәт күрсәтүче транспорт предприятиеләре арасында 85%-ы, санитар-эпидемиологик хәл һәм кертелгән чикләүләр аркасында, 30 марттан үз эшчәнлеген туктатты.

12 майдан муниципалитетлар арасындагы даими маршрутларга чикләүләр бетерелгәннән соң барлык транспорт предприятиеләре үз эшләрен яңадан башлап җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International