Татарстанда сыекландырылган табигый газда эшләүче елга пассажир теплоходы булдырылды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы коллегиясендә су транспортының 1 нче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды. Шәһәр яны элемтәсендә социаль әһәмияткә ия булган пассажирлар йөртүне «Татфлот» һәм «Руда булмаган материалларның җитештерү берләшмәсе» судно йөртү компанияләре башкара.

Хисап доклады белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта эчке су транспортында пассажирлар йөртү күләме 25% ка кимегән. Төп сәбәпләр арасында - үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән чорда пассажирлар агымы кимү һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә хәрәкәтләрне чикләү.

Зөя һәм Болгар причалларына круиз суднолары өчен куркынычсыз швартов белән бәйләп кую операцияләрен ясау таләпләрен тәэмин итү өчен май аенда Зөя утрау-шәһәрчегенең һәм Борынгы Болгар шәһәренең причал корылмаларын модернизацияләү төгәлләнде.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе базасында гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе - елга пассажир теплоходын булдыру. Судно сыекландырылган табигый газда эшләячәк.

7 августта Яшел Үзәндә 150 кеше сыйдырышлы «Чайка на СПГ» пассажир судносы суга төшерелде. Әлеге теплоходны эксплуатацияләү Казан – Зөя экскурсия маршруты һәм Казансу елгасы буйлап сәяхәт маршруты буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International