Татарстанның Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропорты очышларның географиясен үстерү һәм киңәйтү буенча актив эш алып бара. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров агымдагы елның 1 яртыеллыгында республиканың транспорт тармагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә багышланган чираттагы коллегиядә хәбәр итте.
Хисап чорында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Сургутка, «Сибирь» авиакомпаниясе тарафыннан Новосибирскка рейслар ачылды. «Азимут» авиакомпаниясе Краснодарга өстәмә ешлык кертте.
Аэропорт инфраструктурасын үстерү дәвам итә. Агымдагы елда Россия Транспорт министрлыгы белән берлектә «Бигеш» аэропорт комплексын үзгәртеп кору проектының 2 нче чиратының федераль финанслау срокларын 2021-2022 еллардан 2020-2021 елларга күчерү мәсьәләсе каралды. Проект периметрлы койма һәм патруль юлын реконструкцияләүне күздә тота. Хәзерге вакытта конкурс процедуралары үткәрелә.
Республика акчалары хисабына Бигештә «Түбән Кама» аэродромында очып китү-төшү полосасын реконструкцияләү буенча проект-тикшеренү эшләрен башкаруга торглар үткәрелде. «ЛЕНАЭРОПРОЕКТ» проект-тикшеренү һәм фәнни-тикшеренү институты җиңүче дип табылды.
Халыкара линияләрнең яңа пассажирлар терминалын төзү дәвам итә. Хәзерге вакытта вокзал яны мәйданын төзекләндерү, тышкы пыялалау һәм аэровокзал фасадын тышлау эшләре бара.
«Бигеш» халыкара аэропортын Николай Лемаев исемендәге тематикада бизәү проектын тормышка ашыру кысаларында утырту талоннарына Николай Лемаев образы һәм Түбән Кама шәһәренең һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең төрле кадрлары төшерелде. Шулай ук Николай Лемаевның портреты проекциясе әзерләнде һәм «Бигеш» аэропорты кунакханәсе янында урнаштырылды.