Гамәлдәге рейсларны саклап калу һәм авиакомпанияләрне стимуллаштыру өчен «Казан» халыкара аэропорты маркетинг ярдәме программасын эшләде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте. Әлеге программа кысаларында авиакомпанияләргә түбәнәйтелгән аэропорт җыемнары һәм җир өсте хезмәте күрсәтүгә тарифлар бирелә. Шулай ук авиакомпанияләр өчен яңа юнәлешләр буенча рейслар ачу буенча да эш башкарылды. Әйтик, Анапага «Руслайн» авиакомпаниясе тарафыннан, Калининград («Северный Ветер»), Краснодар («Победа»), Минераль Сулар («ИрАэро»), Внуково һәм Сочига («Azur Air»).
«Волга-Днепр» компаниясе белән берлектә йөк транзит узелын булдыру буенча эш алып барыла. Әлеге проектның төп максаты - аэропортны йөк агымнарына хезмәт күрсәтә торган транспорт объекты буларак үстерү. Беренче яртыеллыкта аэропорт «Волга-Днепр» һәм «Эйр Бридж Карго» авиакомпанияләренең 118 очкычына хезмәт күрсәтте. Узган елның шул ук чорында 3 самолетка хезмәт күрсәтелгән.
Шулай ук А. Егоров аэропортны Габдулла Тукай тематикасында бизәү буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, дип хәбәр итте. Инде агач рәвешендә буккросинг өчен китап шкафлары урнаштырылды, «Тукай яктысы» фотозонасы тормышка ашырылды, пыяла өслекләр татар милли орнаментлары белән тышланды. Тукай шигырьләре язылган утырту талоннары даими кулланыла.