Федераль бюджет пандемия чорында Татарстан аэропортларының чыгымнарын 196 миллион сумнан артык суммага компенсацияләде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның беренче яртыеллыгында «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында хезмәт күрсәтү күләме 53% ка кимегән. «Бөгелмә» аэропорты субсидияләнгән авиапассажирлар хисабына пассажирлар ташу күләмен узган ярты ел дәрәҗәсендә саклап калган. Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, халыкның авиация мобильлегенең кимүе эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә халыкара авиапассажирлар йөртүне тыю белән бәйле.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең шулай ук һава судноларында пассажирлар кимүе теркәлгән. Хисап чорында авиакомпания 104 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән, узган елның шул ук чорында 113 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан авиапассажирлар ташуны субсидияләү федераль программасында актив катнашуын дәвам итә. Бу авиакомпания һәм аэропортларның финанс хәленә уңай йогынты ясый, шулай ук пассажирлар өчен очышлар мөмкинлеген арттыра. Агымдагы елда республика аэропортларыннан 27 юнәлеш республика тарафыннан субсидияләнә. Аерым алганда, Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Ярославль, Кемерово, Махачкала, Волгоград, Омск, Яңа Уренгой, Сургут, Түбән Вартовск, Оренбург, Брянск, Калуга, Воронеж, Ростов-на-Дону шәһәрләренә, Түбән Камадан - Сургут, Ростов-на–Дону, Краснодар, Новосибирск, Бөгелмәдән - Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Түбән Вартовск һәм Усинск юнәлешләре.

Пандемия чорында пассажирлар йөртү күләменең кимүенә бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә аэропортларга һәм авиакомпанияләргә федераль бюджеттан субсидияләр бирү дә ярдәм булды. Әйтик, апрель-июнь айларында «Казан» халыкара аэропорты - 160 млн 799 мең сум, «Бигеш» халыкара аэропорты - 35 млн 556 мең сум, «Бөгелмә» аэропорты - 507 мең сум һәм «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе - 8 млн 923 мең сум акча алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International