Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең видеоконференция режимында чираттагы утырышы узды. Анда республиканың транспорт тармагының агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре каралды. Коллегия эшендә федераль ведомстволар һәм республика министрлыклары, Казан шәһәренең транспорт предприятиеләре җитәкчеләре һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук видеоконференция системасына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларыннан вәкилләр һәм республика транспорт предприятиеләре җитәкчеләре дә кертелгән иде.
Коллегия эшен ачып, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда безнең ил яңа сынау - яңа коронавирус инфекциясенең глобаль пандемиясе белән очрашты. Чикләү чараларын кертүне җитди югалтуларсыз уздырып җибәрүгә ирешелде. Әмма бу чаралар икътисад үсешенә, беренче чиратта, транспорт комплексына тискәре йогынты ясады.
Беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча транспорт тармагы түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте. Барлык төр транспортта пассажирлар агымы уртача 40% ка кимеде. Тимер юл, елга һәм автомобиль транспортында пассажирлар агымы 30% - ка кимеде.
Иң зыян күрүчеләр арасында - һава транспорты, монда кимү 50% тан артык тәшкил итә. Ленар Сафин сүзләренә караганда, төп сәбәп - 27 марттан халыкара маршрутны ябу һәм 1 апрельдән эчке рейсларны кыскарту.
Шәһәр пассажир транспортында үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда пассажирлар агымы 85% ка кимеде. Режимны бетергәннән соң, хәл яхшыра башлады һәм хәзер пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда 40% ка кимрәк күрсәтә.
Стратегик предприятиеләрнең эш режимын саклап калулары йөк ташуның кимүенә юл куймаска мөмкинлек бирде. Тимер юл транспортында - йөк ташу нефть продуктлары, металл, шулай ук азык-төлек продуктларын ташу хисабына 5% ка артты.
Транспорт тармагы эше күрсәткечләре турында министр урынбасары Андрей Егоров җентекләп сөйләде.