Агымдагы елда Арча районында 19 ишегалды төзекләндереләчәк

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин эш визиты белән Арча муниципаль районында булды. Сәфәр барышында «Татавтодор» АҖ хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Предприятиенең хезмәт коллективы алдында чыгыш ясаганда, Артем Чукин тарихи вакыйга – ТАССРның 100 еллыгы елында - аеруча 10 еллык зур эшкә йомгак ясау, башкарылган эшләргә бәя бирү һәм яңа масштаблы максатлар билгеләү мөһим, дип ассызыклады. Бу чорда республикада ике мең ярымнан артык яңа юл төзелде, 3 мең км дан артык юл һәм 94 күпер ремонтланды.

Арча муниципаль районында 10 ел эчендә 61,5 км яңа юл төзелде, 183,3 км юл ремонтланды. Төбәк юлларында 37,7 км асфальт-бетон җәелде һәм 96,3 км озынлыктагы участоклар ремонтланды. Торак пунктларда гомуми озынлыгы 16 км дан артык булган асфальт-бетон катламы ремонтланды һәм 26 км озынлыкта вак таш җәелде. Районның 22 торак пунктына каты өслекле юллар төзелде.

Агымдагы елда да инфраструктураны үстерү буенча зур күләмле бурычлар куелды. Аерым алганда, «Арча – Сеҗе» - Курса-Почмак, «Арча – Сеҗе» - Иске Масра автомобиль юлларын реконструкцияләү планлаштырылган. Казан – Малмыж, Ашытбаш – Шушмабаш – Карадуган, Арча – Сеҗе, Арча – Марий Эл Республикасы чиге, Шушмабаш – Сәрдәбаш автомобиль юллары, Сеҗе авылында шәхси эшмәкәр А.Сәлаховның ат фермасына керү юлы 4,4 км озынлыкта ремонтланачак. Шулай ук «Казан - Малмыж» - Күпербаш һәм Арча - Олы Әтнә автомобиль юлларында ясалма ут баганалары урнаштырылачак. Өстәвенә, юл эшләренең төп өлешен «Татавтодор» АҖнең Арча филиалы хезмәткәрләре башкара.

Шулай ук Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларның барлык йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» дип аталган масштаблы программа старт алды. Программа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды һәм илдә аның аналоглары юк. Программаны тормышка ашыру яңа тормыш сыйфатын тудырачак, торакны капиталлаштыруны арттырачак, гражданнарны шәһәр тирәлеген яхшыртуга җәлеп итәчәк. Агымдагы елда Арча районында 19 ишегалды ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International