ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы Теләче районының 85 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 85 беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырды.

Теләченең үзәк паркында беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында тантаналы чара узды.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясендә катнаша. Букчалар беренче сыйныф укучысы өчен кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән тулысынча җиһазландырылган. Монда дәфтәрләр, пластилин, фломастерлар, линейкалар, төсле карандашлар, гуашь, кисточкалар, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Шулай ук министрлык традициясе буенча һәр рюкзакка «STOP» яктылык кайтаргыч билгесен ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International