Илкүләм проект буенча Казанда 2 нче Иске Аракчино һәм Идел буе урамнарын ремонтлау башланды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2 нче Иске Аракчино һәм Идел буе урамнарын ремонтлау башланды.

Аракчино шоссесыннан Тимер юл тыкрыгына кадәр ремонтлана торган участокның гомуми озынлыгы 1,9 км тәшкил итә.

2 нче Иске Аракчино һәм Идел буе урамнары Казанның Киров районында урнашкан һәм Иске Аракчино һәм Яңа Аракчино торак массивларында үзәк урамнар булып торалар. Урамнарның машиналар йөрү өлешенең киңлеге ике хәрәкәт полосасы белән 7 метр тәшкил итә. Гомуми мәйданы 14445 кв. м булган гамәлдәге машиналар йөрү өлешен ремонтлау барышында югары сыйфатлы ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казан агломерациясендә 91,7 км озынлыкта 28 объект ремонтланачак, шул исәптән 40,4 км озынлыкта 10 объект – Казанда һәм 51,3 км озынлыкта төбәк челтәренең 18 объекты. Бу юлларның норматив халәтенең 84% - ына ирешүне тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International