Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Алексеевск муниципаль районында эш визиты белән булды. Район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев белән бергә министр асфальт-бетон заводының юл-тикшеренү лабораториясе эше белән танышты. Лаборатория асфальт-бетон катнашмалары составларын проектлау өчен заманча җиһазландырылган.
Шулай ук Ленар Сафин Алексеевск - Югары Колок автоюлын реконструкцияләү участогында да булды.
Ленар Сафинның Алексеевск районына эшлекле сәфәре «Алексеевскдорстрой» предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашу белән тәмамланды.