Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстанның Спас муниципаль районында булды.
Район буенча эш сәфәре Болгар-Танкеевка автомобиль юлы участогын караудан башланды, хәзерге вакытта анда капиталь ремонт бара.
Аннары Ленар Сафин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Спас филиалы хезмәт коллективы белән очраштылар. Сүз республикада юллар төзү турында барды.
Сәфәр Гордеев урамында тәмамланды. Ленар Сафин микрорайонда яшәүчеләр белән сөйләште, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү барышы белән танышты.