Татарстанда милли проект буенча Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлы участогы ремонтланды

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстанның Алексеевск муниципаль районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми файдаланудагы Алексеевск-Югары Колок төбәк автомобиль юлы төзекләндерелде. Юл эшләре 21,5 км дан 24,1 км га кадәр участокта башкарылды.

Юл 3 техник категория нормативы буенча 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше һәм 2 хәрәкәт полосасы белән проектланды. Гомуми озынлыгы 2,6 км булган участокта тигезләү катламы урнаштырылды, вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан өске өлеше җәелде. Шулай ук һәр яктан 1,5 әр метр юл кырыйлары ныгытылды.

Әлеге юл буенча Алексеевск, Базарлы Матак һәм Болгар торак пунктларын тоташтырып автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км дан артык булган 61 юл участогы ремонтланачак. Бу төбәк юлларының норматив халәтенең 47,5% ын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International