Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң, вакытыннан алда Машина төзелеше урамы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәрге участокта Машина төзелеше урамын ремонтлау «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.
Ремонт барышында юл ике полосадан өчкә кадәр киңәйтелде. 3 км дан артык озынлыктагы участокта катлам тулысынча яңартылды, яңа тротуарлар төзелде, светофор объектлары, ут баганалары һәм юл билгеләре куелды, җәяүлеләр кичү юллары төзекләндерелде, коймалар җиһазландырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта транспорт инфраструктурасын модернизацияләү тулаем республика шәһәрләренең динамик үсешенең аерылгысыз факторы булып тора. 2017 елда старт алган милли проект ярдәмендә Татарстанда 543 км юл яңартылган, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 343 урында чаралар үткәрелгән. 2020 елда Татарстанда шәһәр урамнарының 55 км юлларын һәм 165 км төбәк юлларын реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару планлаштырыла. Ул төзүчеләргә һәм юл төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген без сәнәгать шәһәребез өчен бик мөһим һәм кирәкле юл участогын – Машина төзелеше урамын ачабыз. Барлык чаллылылар юлның нинди булуын һәм ничек үзгәрүен беләләр. Күрәбез ки, ил җитәкчелеге, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси ярдәме белән шәһәрдә күп эшләр эшләнелә. Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәрендәге юлларның яхшыруы -хакыйкать", - диде Наил Мәһдиев һәм соңгы биш елда шәһәргә юлларны ремонтлауга 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юллар төзү, ремонтлау һәм карап тоту өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Камдорстрой» трестының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларга бетон салу комплексы машинисты Илдар Рәхимов һәм асфальт-бетон җәю машинисты Павел Сорокин лаек булдылар.