Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты агымдагы ел башыннан миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Халыкара рейсларның вакытлыча туктатылуы шартларында бу аэропорт өчен яхшы күрсәткеч. «Миллионынчы» пассажир 12 августта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең SU1277 Казан - Мәскәү рейсына теркәлгән.
Августның 10 көнендә төбәкара рейсларда пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6% ка арткан. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь һәм Ростов-на-Дону рейсларына ихтыяҗ аеруча зур.
Хәзерге вакытта Казаннан 40 маршрут буенча рейслар башкарыла. Шул ук вакытта Мәскәүгә көн саен уртача 15 очыш ясала.