Питрәч муниципаль районында 15-31 августта Питрәч - Чита - Янцевары автомобиль юлының 5 км дан 12 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә капиталь ремонт планлаштырылган.
Урап узу өчен федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» һәм төбәк әһәмиятендәге М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч, М-7 «Идел» - Отар-Дубровка - Казиле автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.