Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды.
Министр Аксубай - Федоровка, «Аксубай - Федоровка» - Иске Кыязлы, «Аксубай – Федоровка» - Иске Үзи һәм «Аксубай - Федоровка» - Федоровский автомобиль юлларының торышын карады.
Аннары Ленар Сафин Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов белән Иске Үзи һәм Беловка авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнашты. Очрашуга авыл халкы, авыл җирлекләре депутатлары, мәгариф учреждениеләре директорлары һәм мөдирләре, ФАП мөдирләре, ветераннар советы әгъзалары килде.
Авыл халкы министрга төзекләндерелгән юллар өчен рәхмәт белдерделәр, үзләренең гозерләрен әйттеләр. Очрашуларның нәтиҗәсе булып берничә мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде һәм үтәү сроклары билгеләнде.