Ленар Сафин эш визиты белән Яңа Чишмә районында булды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән Татарстанның Яңа Чишмә муниципаль районында булды.

Министр район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә Казан - Оренбург федераль трассасының Азеево авылы янындагы киң колачлы ремонт барышы белән танышты.

Аннары Ленар Сафин һәм Вячеслав Козлов Ленин урамындагы җәяүлеләр зонасын карадылар һәм ял итүчеләр белән аралаштылар.

Аннан соң министр Буреев урамындагы 9 нчы йорт янына килде. Анда хәзер «Безнең ишегалды» республика программасы буенча йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре бара. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән аралашты.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган, моңарчы күрелмәгән программа. Биш ел дәвамында республиканың барлык ишегалларында тәртип урнаштыру планлаштырыла.

Катнашучылар «Безнең ишегалды» республика программасының актуальлеген ассызыкладылар, аның ярдәмендә алар уңайлы якын тирәлек турында күзаллауларын тормышка ашыра алалар, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.

Эш сәфәре барышында Ленар Сафин һәм Вячеслав Козлов «Петролсервис» ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очраштылар. Министр эшчеләрнең хезмәт шартлары белән кызыксынды. Соңыннан предприятие хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International