Саба муниципаль районында Сатыш - Байлар Сабасы төбәк автомобиль юлын капиталь ремонтлау бара. Ул кыска юл белән Саба һәм Кукмара районнарын берләштерә.
Юл 4 техник категория нормативы буенча 3,5әр м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Ремонт барышында тигезләү катламы урнаштырылачак, ЩМА-10нан өске катлам җәеләчәк, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылачак. Шулай ук 4 су үткәрү торбасы үзгәртеп корылачак, 6 съезд төзекләндереләчәк, 29 юл билгесе, 54 сигнал баганасы, 572 м металл киртә куелачак. Юл тамгасы төшерү планлаштырылган.
Капиталь ремонт юл эшләре программасы буенча башкарыла.
2020 елда Татарстанда юл эшләре программасы хисабына 238,9 км төбәк автомобиль юллары ремонтланачак һәм 50,2 км төзеләчәк.