Саба районының Кызыл Мишә торак пункты янында яңа күпер төзелде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Саба районында Тимершык - Кызыл Мишә автомобиль юлында Мишә елгасы аша яңа күпер төзелде.

Күпер Кызыл Мишә авылын Тимершык һәм Көек авыллары белән тоташтыра. Элек бу урында 40 ел элек төзелгән авария хәлендәге күпере булган. Ул инде хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә һәм автотранспортның гамәлдәге норматив йөкләнешенә туры килмәгән. Проектлау һәм реконструкцияләү барышында күпергә таба һәм күпер артындагы юл участогындагы артык борылышларны бетерделәр. Бу машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен күрү мөмкинлеген яхшыртты, участоктагы хәрәкәтне куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирде һәм әлеге категориядәге юл өчен тиешле тизлек режимын тәэмин итте. Торык корылмалары тимер-бетонннан эшләнелде. Күпернең озынлыгы 34,5 м тәшкил итә, киңлеге - 9 м. Биредә рәшәткәле һәм металлдан цинклы барьер коймалар урнаштырылды. Күпернең бер ягыннан метр киңлегендәге тротуар җиһазландырылды.

Яңа күпер хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча бүгенге көндә гамәлдә булган норматив-техник таләпләрне исәпкә алып төзелде, автомобиль һәм чылбырлы транспорттан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнде.

Күпернең Мишә елгасының су саклау зонасында урнашуына карамастан экологик куркынычсызлык буенча гамәлдәге таләпләргә туры килүе аеруча мөһим. Завод эшләп чыгарган 28 м озынлыктагы торык корылмаларының төп өрлекләре Мишә елгасы юлын, яр линиясен бозмыйча һәм елгада барлыкка килгән экосистемага зыян китермичә, бер аралык белән ябарга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта өрлекләрдә киеренке арматура урнаштыру кирәк булды, бу аларны әзерләүне, китереп җиткерүне һәм зур йөк күтәрүчәнлеге булган кран җиһазларын кулланып монтажлауны башкаруны һәм озын йөк тарткычларын куллануны катлауландырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күпер терәкләре фундаментта 1 м диаметрлы бораулау субайларыннан башкарылды. Өстәвенә, беренче субай рәтләре авыштырылган, бу подрядчы оешманы, гадәттә, Татарстан территориясендә күпер төзелешендә файдаланылмый торган стандарт булмаган бораулау җиһазларын кулланырга мәҗбүр итте. Күпер корылмасын урнаштыру буенча кайбер эшләр кыш көне тискәре температура вакытында башкарылды. Подрядчы да кышкы шартларда бетонны карап тотуны тәэмин итүче махсус җылылык изоляцияләү материалларын кулланды.

Күперне төзегәндә 2 һава электр тапшыру линиясе төзекләндерелде. Шуларның берсе җир астына кабель белән салынды. Бу куркынычсыз зур габаритлы техника хәрәкәтен һәм йөк ташуны тәэмин итәчәк, бу бигрәк тә авыл хуҗалыгы эшләрендә мөһим.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, төбәк юлларында юл эшләре программасы кысаларында 3 юл үткәргеч һәм 7 күпер төзү, шулай ук 4 күперне ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International