ЗКБның 2 нче этабында Монастырь ермагы аша күпер астында юл полотносы урнаштыру башланды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Борисковская урамыннан Техника урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Узган атнада Монастырь ермагы аша салынган күпергә керү юлларын төзү дәвам итте. Гидроизоляция өслеген эшкәртү һәм трамвай юлының пролет корылмасында бетоннан саклагыч катлам җәю эшләре башкарылды. Бетон ныклык туплаганнан соң, трамвай юлының рельс һәм шпал рәшәткәләрен җәю өчен вак таштан балласт тагарак урнаштыру планлаштырыла.

Җир өемен һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. 5400 куб м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылды, 6200 тонна инерт материаллар китерелде. 3800 кв. м мәйданлы ком, 4200 кв. м мәйданлы вак таштан юл полотносы түшәлде.

820 метр борт ташы монтажланды.

Монастырь ермагы аша күпер астындагы коммуникацияләрне салу белән юл полотносын урнаштыру эшләре башланды.

Трамвай юлларын һәм трамвайның контакт челтәре терәкләрен монтажлау дәвам итә.

Уң һәм сул юл буйларында тавыш саклау экраннары куелды.

2 этап төзелешендә узган атнада 109 инженер-техник персонал катнашты һәм 17 махсус техника эшләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр һәм Борисковская урамыннан Техника урамына кадәрге участокларда Зур Казан боҗрасының ике этабын төзү - 2013 елгы Универсиадага әзерлектән соң Казанның иң зур инфраструктура һәм социаль мөһим юл проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International