Бүген Яр Чаллыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин капиталь ремонттан соң Залесный проспектын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов катнашты.
Проспект «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча ремонтланды. 2,7 км озынлыктагы машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә ике хәрәкәт полосасыннан тора. Төзүчеләр асфальтның яңа катламын, монолит борт ташын җәйделәр, юл билгеләре урнаштырдылар, җәяүлеләр кичү юлларын тәртипкә китерделәр, юл тамгасы төшерделәр. Ремонттан соң проспект буйлап 100 яңа яктырту баганасы, 10 тукталыш павильоны, биш җәяүлеләр кичүе, дүрт ясалма юл тигезсезлеге барлыкка килде. Объектта эшләрне «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП белгечләре башкарды.
Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы агломерациясендә 61,5 км озынлыктагы 15 объект ремонтланачак. Шул исәптән 48,35 км озынлыктагы төбәк юлларының 11 участогы. Һәм шәһәрнең үзендә 4 объект: Машина төзелеше һәм Раскольников урамнары, Хәсән Туфан һәм Залесный проспектлары. Ремонт нәтиҗәсендә агломерация юлларының 80% ы нормативларга туры киләчәк.
Ленар Сафин сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юл тармагына аерым игътибар бирелә. Бу катлаулы елда да, республикадагы гади булмаган икътисади вәзгыятькә карамастан, бер квадрат метр да, бер сум да программадан төшерелмәде. Чөнки Президент та, ТР Хөкүмәте дә сыйфатлы юллар – барыннан да элек куркынычсызлык, дип аңлыйлар.
Тантаналы чара барышында Ленар Сафин Яр Чаллының юл-урам челтәре объектларында эшләгән «Автомобиль юллары предприятиесе» МУПның иң яхшы вәкилләрен бүләкләде.