Татарстанда милли проект буенча 3 км дан артык «Казан - Оренбург» - Кәләй ст. - «Яр Чаллы – Зәй - Әлмәт» автомобиль юлы төзекләндерелде

2020 елның 7 августы, җомга

Чистай муниципаль районында гомуми файдаланудагы Чистай-Аксубай-Нурлат төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы 33,6 км дан 34,8 км га кадәр участокта ремонтланды. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылды.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. Ремонт барышында гомуми озынлыгы 1,2 км булган участокта тигезләү катламы урнаштырылды, асфальт-бетон катнашмасының өске катламы җәелде. Шулай ук ремонт кысаларында һәр яктан 1,5 метр юл кырыйлары ныгытылды, 78 сигнал баганалары, 24 яңа юл билгесе куелды һәм тамга төшерелде.

Әлеге юл буенча Чистай, Аксубай һәм Нурлат шәһәрләрен тоташтырып автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 165 км булган 61 юл участогы ремонтланачак. Шул исәптән гомуми озынлыгы 65,7 км булган 31 юл объектын республика бюджеты хисабына ремонтлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International