Татарстанның 9 тимер юл кичүендә видеофиксация системалары барлыкка киләчәк

2020 елның 7 августы, җомга

Горький тимер юлының Казан төбәгендәге 11 тимер юл аркылы чыгу урыны хәрәкәт иминлеген арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен агымдагы ел ахырына кадәр фото- һәм видеофиксация системасы белән җиһазландырылачак. Шул исәптән 9 комплекс Татарстан Республикасында, 2се Чувашия Республикасында юл кичүләрендә барлыкка киләчәк. Бу тимер юл кичүләрендә автотранспорт хәрәкәте аеруча интенсив.

Комплекс светофорның тыючы сигналына кичү аша уза торган автомобильләрнең дәүләт теркәү билгеләрен танучы техник чаралар системасыннан гыйбарәт. Тиешле мәгълүмат ЮХИДИгә тапшырыла. Эшкәртү нәтиҗәләре буенча хокук бозучыларга штраф рәвешендә административ җәза чаралары кулланыла.

Казан төбәге полигонында барлыгы 30 тимер юл аркылы чыгу урыны фото- һәм видеофиксация системасы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International