«Башкала» автовокзалы Казан - Соль-Илецк маршрутын яңарта

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Ләм белән дәвалау учреждениесе ачылуга бәйле рәвештә, «Башкала» автовокзалы (Девятаев ур., 15 йорт) традицион җәйге Казан - Соль-Илецк маршрутын яңарта. Беренче рейс 7 августта 17:30 сәгатьтә старт ала. Киләчәктә уңайлы автобуслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Билет бәясе 1744 сум тәшкил итә, юлда вакыт уртача 12 сәгать булачак.

Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмә телефоны (843) 293-00-40 буенча алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, автобус пассажирына шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International