Яр Чаллы – Круглое Поле аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле 21, 24, 25, 27, 28, 31 августта һәм 1, 3, 4, 7, 8, 10, 11, 18 сенябрьдә 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поезды Ижевск – Яр Чаллы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Ижевск станциясеннән 16.34 кузгалып китә, Яр Чаллы станциясенә 19.21 килә. Яр Чаллы – Түбән Кама участогында поезд җәдвәлдән чыгарыла.
11, 12, 14, 15, 18, 19, 21, 22, 25, 26, 28, 29 августта һәм 1, 2, 4, 5, 8, 9, 11, 12, 19 сентябрьдә 6751/6752 нче Түбән Кама - Ижевск шәһәр яны поезды Яр Чаллы - Ижевск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Яр Чаллы станциясеннән 7.15 кузгалып китә, Ижевск станциясенә 12.13 килә. Түбән Кама – Яр Чаллы участогында поезд җәдвәлдән чыгарыла.
Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.
Фото: rupoezd.ru