ЗКБнда Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында монолит цокольларны бетонлаштыру тәмамланды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә.

Хисап атнасында Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында тышкы яктырту баганалары һәм коймалары өчен монолит цокольларны арматуралау һәм бетонлаштыру, шулай ук 1 нче номерлы терәк янындагы терәгеч диварлар арасында ком һәм грунт салу төгәлләнде.

Җир өемен һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. 10000 куб м күләмендә җир полотносы салынды, 2500 кв. м мәйданда комнан юл катламнары һәм 1600 кв. м мәйданда вак таш түшәлде.

Трамвай юлларын һәм трамвайның контакт челтәре терәкләрен монтажлау буенча эшләр алып барылды.

2 этап төзелешендә узган атнада 19 махсус техника һәм 131 белгеч катнашты.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International