Азнакай районында «Түбән Мактама – Актүбә» – Мәлбагыш автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстанның Азнакай районында 3 августтан 30 октябрьгә кадәр «Түбән Мактама – Актүбә» – Мәлбагыш автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла. Бу чорда автомобиль юлының 1,7 чакрымындагы күперне капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Түбән Мактама - Актүбә, «Түбән Мактама – Актүбә» - Түбән Яки автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International