2012 елда һава транспорты предприятиеләрендә 4253 кеше эшләде

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
      2012 елда Татарстан Республикасы аэропортларыннан 1712,9 мең кеше һәм 5,5 мең тонна йөк җибәрелде. Бу узган ел күләменнән 18,2% һәм 22% күбрәк.

      Татарстан Республикасы авиапредприятиеләренең 2012 елда керемнәре 2011 елдагы күрсәткечләрне 3,2% арттырып 6,7 млрд. сумга җитте. 2012 елда авиапредприятиеләр чыгымнары 4,6% кимеде һәм 6,4 млрд. сум тәшкил итте.

      Һава транспорты предприятиеләрендә 2012 елда 4253 кеше эшләде – персоналның исемлек буенча уртача саны 15% артты. Шуның белән бергә уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 37,1 мең сум тәшкил итеп 42,1% үсте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International